Кама Тамагы районы вәкилләре Бөтенроссия патриотик җырлар конкурсында җиңде
«Бөркетләр очарга өйрәнә» Бөтенроссия патриотик һәм комсомол җырлары фестиваль-конкурсында Кама Тамагы районы вәкилләре Вероника Кошелева, «Молодо-Зелено» һәм «Радуга» вокаль ансамбльләре чыгыш ясады.
Куйбышев Затоны бистәсе концертлары һәм чараларында даими катнашучы, төрле музыкаль конкурсларда җиңгән Вероника Кошелева «Вокал-соло. Ватаным-йөрәгемдә» дигән номинациядә бу юлы да җиңүче булды, ул «Бөркетләр очарга өйрәнә» III Бөтенроссия балалар-яшүсмерләрнең патриотик һәм комсомол җырлары фестиваль-конкурсының I дәрәҗә дипломын алды. Бу турыда «Идел таңнары» хәбәр итә.
Кама Тамагы балалар музыка мәктәбенең ике вокаль ансамбле фестивальдә җиңү яулады: «Молодо-Зелено» коллективы 1 нче дәрәҗә дипломант, ә «Радуга» ансамбле 3 нче дәрәҗә дипломант булды.
«Беренче тур читтән торып узды, без видеоязманы оештыручыларга җибәрдек. Сайлап алганнан соң, безне Казанга чакырдылар», - дип сөйләде Балалар музыка мәктәбенең педагогы Ольга Закирова.
Фестиваль «Әкият» Татар дәүләт курчак театры сәхнәсендә узды. Вероника Кошелева 29 октябрьдә чыгыш ясады, аны җитәкчесе Ольга Закирова озата йөрде.
Ольга Викторовна үзенең тәэсирләре белән уртаклашты: «Конкурс кызыклы һәм бик яхшы үтте. Минем балачак һәм яшьлек еллары, пионер, комсомол җырлары гомумән, совет чоры җырлары яңгырады. Вероника бик тырышты, зур теләк белән чыгыш ясады! Ул «Сапожки русские» җырын башкарды. «Бу җыр миңа уңыш китерә!», - диде һәм үзенең уңышына чын күңелдән шатланды!».
«Молодо-Зелено» вокаль ансамбле өчен дә уңышлы булды, кызлар 10-12 яшьлек катнашучылар арасында «Вокал-хор. Җимерелмәс һәм легендар» номинациясендә иң яхшылар дип танылды.
«Радуга» вокал ансамбле «Вокал-хор. Кояшлы балачак түгәрәге» номинациясендә 3 нче дәрәҗә дипломант булды. Аларның җитәкчеләре Зөлфия Мөхәммәдиева һәм Лидия Старшинина 30 октябрь көнне конкурста балаларны озатып йөрде.