Ютазының Яссытугай авылында чишмә ачылды
Ютазы районында тантаналы төстә тагын бер социаль объект – капиталь ремонттан соң Яссытугай авылында чишмә ачылды. Төзекләндерелгәннән соң чишмә аеруча күркәмләнгән. Хәзер су якты буяулар белән матур итеп бизәлгән самавырдан ага. Мәйданчыкка бетон җәелгән, чүкелгән тимер койма белән әйләндереп алынган, ял итү өчен эскәмия куелган. Бу турыда «Ютазы таңы» хәбәр итә.
Әлеге чишмәгә капиталь ремонт ясау район башлыгы ярдәме белән Ютазы муниципаль берәмлеге бюджеты акчасына башкарылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Яссытугай авылындагы чишмә тау битеннән, юл буеннан бәреп чыга. Шуңа күрә дә биредә җәйге эссе көннәрдә юлчылар туктап ял итеп алырга ярата. Монда табигать тә бик матур, чишмә бәреп чыккан калкулыкта агачлар үсә, яшь наратлар утыртылган.
Ачылу тантанасында район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин авыл халкын әлеге вакыйга белән котлап, подрядчы оешманың лаеклы эшен ассызыклады. Ул биредә чисталык һәм тәртип саклауның мөһимлегенә игътибар юнәлтте. Һәм, әлбәттә, чишмә янына тукталучы машина йөртүчеләрнең дә моңа игътибарлы булачакларына, үз артларыннан чүп-чар калдырмаячакларына ышанасы килә.
Котлауларга Димтамак авыл җирлеге башлыгы Җәлил Хөснетдинов һәм авыл өлкәннәре дә кушылды. Алар үз чыгышларында әлеге чыганак кешеләргә озак еллар хезмәт итсен өчен чишмәгә сакчыл мөнәсәбәттә булырга чакырды. Тантана символы булган ал тасманы район башлыгы һәм Димтамак авыл җирлеге башлыгы кисте.
Район мәдәният йорты артистлары, гадәттәгечә, үзләренең җыр-моңнары белән чарага килүчеләргә бәйрәм кәефе бүләк итте.