Татарстанда 200 мең сум акча тапкан һәм үзләштергән пенсионерны хөкем итәләр
Кукмарада яшәүче 68 яшьлек пенсионерга карата җинаять эше судка җибәрелгән. Ул «Урлау, гражданинга зур суммада зыян китерү» маддәсе буенча гаепләнә.
Тикшерү фаразлаганча, 1 октябрьдә пенсионер ир-ат «Панорама» сәүдә үзәге янында 200 мең сум акча тапкан, ул узып баручының кесәсеннән төшеп калган булган.
Ир-ат акчаны алган һәм тотып бетергән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.
Пенсионер үз гаебен таныган һәм акчаны кире кайтарган.