Татарстанда яшәүче биш гаиләгә «Ата-ана батырлыгы» медале бирделәр
2010 елдан Татарстанда «Ана даны» медале белән 1505 ана бүләкләнде. Быел гамәлгә куелган «Ата-ана батырлыгы» медале Татарстанда яшәүче биш гаиләгә бирелде.
«Ана даны медале белән биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән, кимендә бер балигъ булмаган баласы булган аналар бүләкләнә. Гаиләдәге һәр балага бер тапкыр 10 мең сум акча түләнәчәк», - диде ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева «Татар-информ»да матбугат конференциясендә.
«Ата-ана батырлыгы» бүләге ике ата-ананы да бүләкләүне күздә тота, дип өстәде спикер.
«Медальне җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияли яки тәрбияләгән, кимендә бер балигъ булмаган баласы булган гаиләләр ала. Аларга бер тапкыр 100 мең сум бирелә. Медаль яңа булганга, бүгенге көндә аның белән биш ата-ана бүләкләнде», - дип аңлатты Бутаева.