Путин универсаль пособие турында: Гаиләгә ярдәмнең яңа системасын эшләтеп җибәрергә кирәк
Россиядә 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә ярдәм итү системасы формалаштыру тәмамланды. Бу турыда РФ вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр итте. Бу нәтиҗәгә якынаерга быел гамәлгә куелган яңа универсаль пособие мөмкинлек бирде.
«Менә бу пособиене булдырып, без бу система өстендә эшне тәмамлыйбыз һәм, әгәр гамәлгә ашыру барышында ниндидер өстәмә үзгәрешләр таләп ителсә, алга таба аны төзәтәчәкбез», - диде Голикова балалы гаиләләргә ярдәм итүгә багышланган киңәшмәдә.
РФ Президенты Владимир Путин бу ярдәм чараларын кертүгә әзерлек эше берничә ел алып барылды, дип белдерде.
«Без күптән яңа пособие булдыру, бердәм система булдыру өчен омтылабыз... Минем ассызыклыйсым килә, бу без омтылган һәм киләсе елдан ирешергә тиешле нәтиҗәгә таба озын юл иде. <...> Һәм бернигә дә карамастан, без бу эшне төгәлләргә һәм балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа системасын эшләтеп җибәрергә тиеш», - диде ул.
Искәртик, универсаль пособиены 2023 елдан рәсмиләштерергә мөмкин.
- Котяков: Хезмәт өчен түләү һәм яшәү минимумы 1 гыйнвардан инфляциядән югарырак була
- Киләсе елда беренче балага ана капиталы 590 мең сумга кадәр артачак
- Балалы гаиләләр өчен бердәм пособиенең уртача күләме 13 900 сум тәшкил итәчәк