Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты стипендиясен билгеләү турындагы указны имзалады
Татарстанда көндезге бүлектә укучы йөз студент Татарстан Президенты стипендиясен алачак. Түләү бөтен уку чорында каралган. Бу турыдагы указны республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
«Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының тәкъдимнәрен карап, 2022 елның 1 сентябреннән укуның бөтен чорына Татарстан Республикасы Президенты стипендиясен билгеләргә карар итәм <…>», - диелә указда.
Исемлеккә Казан федераль университеты, Идел буе дәүләт физкультура һәм спорт университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты, Иннополис университеты һәм башка югары уку йортлары студентлары кергән.
Искәртик, Татарстан Президенты стипендиясе республика территориясендә урнашкан дәүләт югары белем бирү оешмаларының талантлы студентларына ярдәм итүнең өстәмә чарасы булып тора.
Стипендия бик яхшы өлгереш, фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм фән олимпиадаларында, җиңү һәм призлы урыннар өчен билгеләнә.