Түбән Кама командасы «Безнең заман» фестивалендә беренче урын алды
Казанда ел саен үткәрелә торган «Наше время-Безнең заман» X ачык республика телевизион фестиваленең гала – концерты тәмамланды. Түбән Кама СИБУР предприятиесе командасы гомумкоманда зачетында беренче урынга лаек булды.
Юбилей фестивалендә 1,5 меңгә якын артист катнашты. Фестивальдә катнашу өчен, республиканың 43 муниципаль районыннан 187 оешма һәм предприятие заявка биргән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Әлмәт, Түбән Кама һәм Казан шәһәрләрендә сайлап алу этабы үткәрелде. «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты» номинацияләрендә 22 команда суперфиналга чыкты. Алар үзләренең талантларын «Пирамида»мәдәни-күңел ачу комплексында күрсәтте. Республиканың 46 предприятиесеннән 650 башкаручы сәхнәгә чыкты.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча «Имин юл хәрәкәте» вәкилләре Гран-при иясе булды. Призлы урыннарны алган барлык командалар, шулай ук шәхси башкаручылар һәм коллективлар кубоклар, дипломнар һәм кызыксындыру призлары алды.