Равилә Шәйдуллина үз хисабына Алан авылындагы «Нурания» мәчетен төзекләндергән
Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы Равилә Шәйдуллина үз хисабына туган авылында – Теләче районының Алан авылындагы мәчетне төзекләндергән. Бөтендөнья татар конгрессы ТНВ каналы сюжетына сылтама белән шул турыда хәбәр итә.
1930 нчы елларда Равилә Шайдуллинаның бабасы мәчетне саклап калырга тырышкан. Язучы, мәчетне төзекләндереп, бабасының хыялын тормышка ашырган.