Мари Элнең Бәрәңге районында беренче тапкыр «Насретдин укулары» булды
Мари Эл Республикасының Бәрәңге районында «Насретдин укулары» дип аталган 1нче фәнни-гамәли конференциясе узды.
Анда Бөтендөнья Татар конгрессының «Аксакаллар шурасы» җитәкчесе Рәүф Хәсәнов һәм Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондын озак еллар җитәкләүче Миләүшә ханым Гайфуллина чыгыш ясады. Алар киләчәктә дә бу төбәктә дини-милли мирасны дәвам итү зарурлыгын әйтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Шушы Бәрәңге районында гомер итеп, ислам динен күркәм төстә алып барган Фидаймөхәммәт һәм Хәлилрахман хәзрәт Насретдиновлар мирасы хакында сөйләшү төбәк тарихын барлаучылар өчен дә, Йошкар-Ола галимнәре өчен дә ачышка мул булды. Һәр чыгыш ясаучы бу юнәлештә туплаган чыганаклары белән уртаклашты», диелә бу хәбәрдә.
Әлеге конференциягә Бәрәңге районы авыллары хәзрәтләре, күрше Чувашия Республикасыннан милли мохтарият җитәкчеләре дә чакырылган. Соңыннан кунаклар Мазарбашы авылындагы борынгы мәчеттә булган.