Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районының Әйшә авылында газүткәргечне эшләтеп җибәрде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районында эш сәфәрендә булды. Ул Әйшә авылында газүткәргечне эшләтеп җибәрде. Бу хакта республика җитәкчесе үзенең Телеграм-каналында язган.
«Газчыларга рәхмәт! Алар ярдәмендә 100 участокка бушлай газ уздырдылар», - дип язган ул.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, бүген Зөя мультимодаль логистика үзәге территориясендә яңа газүткәргеч салуга старт бирелде.