Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы начар һава шартларында иминлек чараларын искәртә
Синоптиклар фаразлавынча, 12 ноябрьдә кич, шулай ук 13 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә һава шартларының начарлануы – көчле җил, яңгыр, юеш кар көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә республикада яшәүчеләрне начар һава шартлары куркынычы турында кисәтәләр. Көчле җил вакытында өйдән чыкмаска киңәш ителә. Урамда булган очракта электрүткәргечләр астында, биек йорт, агачлар янында һәм билбордлар астында тормаска кирәк.
Җепшек кар яуган вакытта йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмаска, юлда иминлек тизлеген сакларга, көтелмәгән маневрлардан тыелырга киңәш ителә.