Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда Мансур Закировның шәхси күргәзмәсе ачылды
Лениногорскиның Яңа Шөгер авылында туып-үскән, бүгенге көндә дә шунда гомер итүче талантлы рәссам Мансур ага Закировны шәхси күргәзмәсе ачылды. Әлеге күргәзмә Мансур абыйның 85 яше уңаеннан оештырылды. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы сайтында хәбәр ителә.
Музейга аның үзенә генә хас осталык белән ясалган картиналары куелган. Мансур абый үзе исә «Мин үземне рәссам дип йөртмим, һәвәскәр генә» , - ди ул. Иҗаты белән мактанып, үзен күрсәтеп йөргәне булмады аның.
Аның рәсемнәрендә ел фасылларының алышынып торган бизәкләре, урман, мәһабәт таулар, төз, горур имәннәр, су буенда балыкчы картны зарыгып көткән көймәләр - һәммәсе җанлы сыман. Әйтерсең, син шул сурәтләр янында басып торасың, алар – синең яныңда.
Күргәзмә ачылу тантанасына Казаннан Татарстан Рәссамнары берлеге рәисе Шиабиев Альберт, Татарстанның халык рәсссамы Мөдәррис Минһаҗев, Мансур аганың дуслары, курсташы, Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт, Зәй рәссамнары килгән иде.