Башкорт драма театры Уфада «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен репертуардан алды
Башкорт драма театры Уфада Гүзәл Яхина романы буенча сәхнәләштерелгән «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен репертуардан алды. Театрның рәсми сайтында шул турыда мәгълүмат урнаштырылган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
«Театрның максаты – Россия халкы өчен бердәм рухи кыйммәтләрне пропагандалау. Бүген безнең хәрбиләр (алар арасында коллегаларыбыз – республиканың мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре дә бар) дөньяны нацизмнан яклый. Шуңа бәйле рәвештә, театр хезмәткәрләренең фикере автор фикере белән тәңгәл килмәгәнлектән, югарыда аталган спектакльне репертуардан алу турында карарга килдек», - диелә театрның рәсми хәбәрендә.