Төмән татарлары китап бәйрәменә чакыра
17 ноябрь көнне Төмән өлкәсендәге Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә «Китапханә – мәгърифәт учагы» дип аталган түгәрәк өстәл була. Бу турыда «Яңарыш» сайты хәбәр итте.
Биредә Фәрит Йосыповның «Себер татарлары. Рухи мәдәни җәүһәрләре. Себер татарлары фольклоры антологиясе» дип аталган 5 томлык хезмәтенең бишенчесе тәкъдим ителәчәк. Чарада китапның авторы Фәрит Йосыпов һәм фәнни мөхәррире Фәнзилә Җәүһәрова катнаша.
Басма «В.В.Радлов и его книга «Образцы народной литературы тюркских племен, живущих в Южной Сибири и Дзунгарской степи». Часть 1V. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар» дип атала.
Кичә 14:00 сәгатьтә башлана.
Чарада Тубыл шәһәре, Тубыл, Яркәү, Вагай, Уват районарыннан китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар катнаша. Өлкәнең башка төбәкләреннән дә бу чарага килергә теләүчеләрне чакыралар.
Очрашуны Милләтләр эшләре буенче өлкә комитеты, Бөтендөнья татар конгрессының Төмәндәге вәкиллеге, Төмән шәһәре себер татарлары милли-мәдәни мохтарияте, Төмән татарлары милли-мәдәни мохтарияте, Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәге оештыра, диелә хәбәрдә.