Рөстәм Миңнеханов «Ел китапханәчесе – 2022» итеп танылган Гөлүсә Закированы котлады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яшәүче Гөлүсә Закированы «Ел китапханәчесе – 2022» Бөтенроссия бәйгесендә җиңүе белән котлады. Республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсенең Оештыру-методик һәм библиографик эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе «Иң яхшы тифлокитапханәче» номинациясендә җиңү яулады.
«Бу белгечләрнең эше гадәттә күренми. Әмма алар ярдәмендә сукыр һәм начар күрүче татарстанлылар китаплар укый, спектакльләр карый», – дип белдерде республика җитәкчесе үзенең телеграм-каналында.
Ахырдан ул җиңүчене татар телендә котлады: «Чын күңелдән җиңүегез белән котлыйм!», – дип язган ул.