Татарстанда ишегалларын һәм паркларны төзекләндерү нәтиҗәләрен күрсәтә торган ролик чыкты
Татарстанда җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә һәм «Безнең ишегалды» президент программасына йомгак ясалды. Бүгенге көндә барлык эшләр дә төгәлләнгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Татарстан Республикасы шәһәрләре үсеше институтында.
Фонд командасы уңайлы шәһәр мохите ничек һәм кайда формалашуы күрсәтелгән видеоролик әзерләгән.
Быел Татарстанның 49 торак пунктында 59 җәмәгать урыны булдырылды һәм яңартылды, шуларның унбере – өр-яңа парклар һәм скверлар.
2022 елга финанслауның гомуми суммасы 2,66 миллиард сум тәшкил иткән. Шуларның 1,44 миллиард сумы «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында, 847 миллионы – ТР иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы буенча, ә 376 миллионы – кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары буенча узган ел республика откан федераль грант.
Шулай ук 1 212 ишегалдында да төзекләндерү эшләре башкарылган. Быел ишегалларын яңартуга лимит Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча 8 миллиардтан – 9 миллиард сумга кадәр арттырылган.