Татарстанда соңгы тәүлектә 103 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда 103 кеше соңгы тәүлектә коронавирус йоктырган. Шул ук вакытта, авыручылар саны кими башлаганнан бирле, бер көн элек беренче тапкыр йөздән дә ким очрак теркәлгән. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары шуны раслый.
29 авыручыны хастаханәгә салганнар, сәламәтләнгән 87 кешене өйләренә чыгарганнар.