Татарстан төзелеш министры урынбасары ташламалы ипотеканы озайтырга чакырды
Федераль ташламалы ипотека программасын 2023 елда да дәвам итәргә кирәк. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев шундый фикерен белдерде.
«Безнең позиция – ташламалы ипотеканы 2023 елда да саклап калу. Беренче чиратта, бу беренчел торак базарын сакларга мөмкинлек бирәчәк. Бүгенге көндә фатир сату күләменең кимүе күзәтелә, әгәр ташламалы ипотека булмаса, бу процесс көчәергә мөмкин. Трендны тискәре якка үзгәртмәс өчен, без ташламалы ипотеканың 2023 елда да дәвам итүен сорап мөрәҗәгать итәчәкбез. Һәм төбәкләр моны хуплар, дип уйлыйм. Программа дәвам итәр дип өметләнәбез», - диде ул.
Илшат Гыймаев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта программаны дәвам итү турында карар әле юк.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары икенчел торак өчен ташламалы ипотека барлыкка килсә «начар булмас иде», дип өстәде. «Аңлавыбызча, икенчел базар күпкә тотрыклырак, чөнки фатирлар яшәү өчен әзер. Ә беренчел базарда эшләнеп бетмәгән фатирлар өстенлек итә. Без барыбер беренчел базарга өстенлек бирәбез. Икенчел базар югалмаячак», - диде ул.