Буа якташлык җәмгыяте мобилизацияләнгән ир-атларга 250 мең сум акча күчерде
Буа якташлык җәмгыяте мобилизацияләнгән якташлары һәм хәрбиләргә ярдәм йөзеннән 250 мең сум акча күчерде. Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов үзенең телеграм-каналында шулай дип язган.
«Мобилизацияләнгән гражданнар өчен» исәп-хисап счеты өлешчә мобилизация башлану белән ачылган. Шул вакыттан бирле 1,7 миллион сум акча җыелган инде.
«Безнең счет көн саен тулылана. Акчаны күбесенә шәхси затлар һәм эшкуарлар күчерә. Битараф булмаган һәркемгә зур рәхмәт», - дип язган район башлыгы.
Әлеге акчалар мобилизацияләнгән ир-атларга рюкзаклар, өстәмә дарулар, фонарьлар, термокием, азык-төлек сатып алуга тотыла. Шулай ук кирәкле әйберләр исемлеге киңәйтелгән – аңа кнопкалы телефоннар һ.б. кертелгән.
Районда мобилизацияләнүчеләрнең 82 гаиләсе яши, шуларның 39ы оператив ярдәмгә мохтаҗ. Өлешчә мобилизация буенча чакырылган гражданнарның гаиләләренең хәлен белү дәвам итә.