Махсус операциядә катнашучыларның балалары өчен акчалата түләү алучылар исемлеге киңәйде
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен акчалата түләү алучылар исемлеге киңәйтелде. ТР Юстиция министрлыгы хокукый мәгълүмат порталында ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын урнаштырган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова яза.
Билгеләп үтелгәнчә, элегрәк кабул ителгән «Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның балалары өчен бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү турында»гы карар (быелның 11 октябрендәге) үз көчен югалтты. Яңа документта 20 мең сум күләмендәге акчалата түләүгә Татарстан территориясендә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның балалары дәгъва кыла ала.
Республика территориясендә даими теркәлү урыны булырга тиеш дигән таләп хәзер гамәлдән чыгарылган. Яңа категория дә өстәлгән, бу – Россия Федерациясе Милли гвардиясендә хезмәт итүче һәм махсус хәрби операциядә катнашучы кешеләр.
Мобилизацияләнгән гражданнар исемлеген ТР Хәрби комиссариаты билгеләячәк. Ул, исемлекләрне формалаштырып, социаль яклау органнарына тапшыра.
Тагын бер яңа категория – махсус хәрби операция зонасына командировкага җибәрелгән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм РФ Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре. Тиешле исемлекләр шулай ук аларның хезмәт итү урыны буенча формалаштырылачак.
Киләсе категория - «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хезмәт итүчеләрнең балалары. Алар буенча мәгълүматны Хәрби комиссариат тәкъдим итәчәк.
Моннан тыш, тагын ике яңа категория бар. Алар – башка субъектлар территориясендә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылучыларның һәм махсус операция барышында хәрби бурычын ирекле рәвештә үтәүче гражданнарның балалары.
Республика территориясендә теркәлгән һәм башка субъектлардан чакырылган гражданнарның балалары да, башка төбәк территориясендә хәрби хезмәткә чакыру фактын раслый торган документлар нигезендә, 20 мең сум акча алачак.
Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган һәм махсус операция барышында хәрби бурычын ирекле рәвештә үтәүче, әмма Татарстан территориясендә теркәлмәгән гражданнарның балалары да акчалата түләү алачак. Әмма бер шарт үтәлергә – алар безнең төбәк территориясендә даими рәвештә яшәргә (шул исәптән хәрби хезмәткә чакырылган көнне дә) тиеш.