Аксубай волонтерлык пунктында рәсми вәкилләр булды
Аксубай волонтерлык пунктында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин һәм Чирмешән районы вәкиле Рамил Айбатов район башлыгы озатуында махсус хәрби операция зонасында булган сугышчылар өчен яшеренү челтәрләре ясау пунктында булды.
Җитәкчеләр волонтерларның эшләре ничек баруы белән танышты, аларга нәтиҗәлерәк эшләү өчен нәрсә кирәклеге белән кызыксындылар. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Әлеге патриотик мәйданчыкта эшләр көннән-көн интенсиврак бара, маскировка челтәрләре торган саен тизрәк әзерләнә, эшләнмәләрнең «ассортименты»да киңәя – бүген кышкы вакытка сугышчылар өчен маскировка киемнәре дә тегә башладылар. Волонтерлар Җиңүгә энтузиазм белән эшли.
«Безнең сугышчыларга чын күңелдән ярдәм итәргә теләгәнегез, аңлаганыгыз өчен һәрберегезгә ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсе килә», – дип мөрәҗәгать итте хатын-кызларга район башлыгы Камил Гилманов.
Волонтерлык хәрәкәте активистлары алга таба эшләү өчен нәрсә кирәклеген әйттеләр, район җитәкчесе материаллар белән проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә сүз бирде.