Татарстан халкына туган шәһәрең яки районыңда ГТО нормаларын тапшыру тәртибен аңлаттылар
ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев татарстанлыларга туган шәһәрең яки районыңда ГТО нормаларын тапшыру тәртибе турында сөйләде.
Иң элек автоматик мәгълүмат системасында теркәлергә кирәк, анда гражданнарга номерлар бирелә. Шуннан соң уңайлы датаны сайларга һәм кайнар линия номеры (+7(919)6245993) буенча якындагы тестлаштыру үзәген табасы гына кала.
Спорт министрлыгында искәртүләренчә, булачак студентларга ГТО нормативларын тапшырган өчен уку йортына кергәндә өстәмә баллар каралган.