Тикшерү комитеты Башкортстандагы янгынның якынча сәбәбен атады
РФ Тикшерү комитеты Башкортстанның бер авылындагы җиде кешедән торган гаилә һәлак булган янгынның якынча сәбәбен атады. Янгын электр үткәргечендә кыска ялганыш барлыкка килү аркасында чыккан дип фаразлана. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Җомгага каршы төндә Стәрлетамак районының Матвеевка авылында ике олы кеше һәм җиде бала яшәгән йортта янгын чыга. Әти кеше биш яшьлек игезәкләрне коткара, ә үзе һәлак була. Хакимият биргән мәгълүматлар буенча, һәлак булган балаларның берсе – үзләренеке, икесе – уллыкка, тагын икесе октябрь аенда Иваново өлкәсеннән опекага алынган. Гаилә имин тормыш алып бара, өйдә янгын турында хәбәр итү җайланмасы урнаштырылган булган. Тикшерүчеләр әлеге факт буенча җинаять эше кузгатты.
«Республика тикшерү идарәсе криминалистлары Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары тикшерүчеләре һәм хезмәткәрләре белән берлектә фаҗига булган урынны күз уңыннан үткәрде. Нәтиҗәдә, янгын йортта электр үткәргечендә кыска ялганыш барлыкка килү аркасында чыккан булырга мөмкин», - дип хәбәр итә Тикшерү комитеты.
Тикшерүчеләр һәлак булучыларның туганнарыннан сорау алуны дәвам итә, гаиләнең тормыш-көнкүреш шартларын, йорт хуҗалары һәм махсус хезмәтләр тарафыннан янгын куркынычсызлыгы буенча күрелгән чараларның тулылыгын тикшерә, фаҗигагә китергән сәбәпләр һәм шартларны ачыклый.
Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, янгында 46 яшьлек ир-ат, 44 яшьлек хатын-кыз һәм 14, 10, 8, 7, 6 яшьлек балалар һәлак булган. Матвеевка авыл советында агентлыкка белдерүләренчә, гаилә ике фатирлы йортның ике фатирын биләгән, хатын-кыз – хуҗабикә, ә ир-ат җирле эшкуарда машина йөртүче булып эшләгән.