Рамилә Сәхабетдинова: «ШАЯН ТВ»ның мультфильмнар студиясен ачарга телибез
«ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова мультфильмнар студиясен булдырырга тырышулары турында сөйләде.
«Без үзебез мультфильмнар студиясе ачарга телибез. Без хәзер балалар өчен нинди контент кирәк булуын беләбез, чөнки галимнәр, психологлар, мәктәп укучылары, укытучылары белән бергә эшлибез. Киләчәктә үзебез әзерләгән мультфильмнарны күрергә насыйп булыр», – дип сөйләде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.
Ул әлегә сценарийны эшләүләрен әйтте.
«Мультфильм балалар карый торган булырга тиеш. Балаларга хәзер 3D кирәк, без, бәлки, 2D белән башларбыз, – диде ул. – Баш мөхәррир сүзләренчә, иҗади процесс булгач, мультфильмның чыгу вакытын әлегә билгеләп булмый. «ШАЯН ТВ» эшне озакка сузарга яратмый», – диде ул.