Арча районындагы фермада янгын чыккан
Бүген Арча районындагы фермаларның берсендә янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янгын мәйданы 450 квадрат метр тәшкил иткән, утны чикләп ала алганнар. Янгында беркем дә зыян күрмәгән, дип ачыклык керттеләр ведомствода. Вакыйгага бәйле күбрәк мәгълумат ачыклана. 15.08 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр.