Психологлар мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә ярдәм итү өчен районга чыга башлады
Татарстан психологлары мобилизациягә алынган кешеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү өчен республика муниципалитетларына чыга башлады. Мондый чаралар инде Саба районында узды, Лаеш һәм Әлки районнарындагы гаиләләр белән эш алып барыла. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
«Мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләре өчен психологлар белән очрашулар Әлмәттә, Чаллыда психологик-педагогик ярдәм үзәкләре базасында үткәрелә, очрашулар төркемләп уздырыла», – дип сөйләде ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.
Моннан тыш, мобилизациягә алынучыларның гаиләләре +7(800)200-01-22 (бердәм гомумроссия номеры) һәм +7(800)555-22-20 (тәүлек буе эшли) номеры буенча ышаныч телефонына мөрәҗәгать итә ала. Өлешчә мобилизация башланганнан бирле бу номерларга 105 шалтырату килгән.
Дистанцион форматта ярдәм шулай ук Бөтенроссия үзара ярдәм акциясенең бердәм кайнар линиясе #МЫВМЕСТЕ (+7(800)200-34-11) номеры буенча күрсәтелә. «Ярдәм янәшә!» фонды номеры – (+7(800)350-02-16) һәм «Сердәш 129» хезмәтендә дә +7(843)279-55-80 номеры буенча психологлар белән сөйләшеп була.