Милли китапханәдә ике көн «Пушкин картасы»н рәсмиләштерәчәкләр
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 19 һәм 20 ноябрьдә «Пушкин картасы»н рәсмиләштерәчәкләр. Моның өчен үзең белән паспорт, СНИЛС һәм смартфон булырга тиеш, дип хәбәр итә китапханәнең матбугат хезмәте.
«Пушкин картасы»н 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге казанлылар рәсмиләштерә ала. Карта мәдәни учреждениеләргә һәм кинотеатрларга бушлай керергә мөмкинлек бирә. Аны ресепшен зонасында 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр рәсмиләштереп булачак.