Анатолий Василевский Курган зиратында җирләнәчәк
Күренекле дирижер Анатолий Василевскийны соңгы юлга Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортыннан озатачаклар.
«Озату мәрасиме 22 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә була», дип хәбәр итә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге.
Анатолий Александрович Василевский «Курган» зиратында җирләнәчәк.
- Кичә 82 яшендә күренекле дирижер Анатолий Василевскийның вафат булганлыгы хәбәр ителде.
- Анатолий Александрович Василевский 2011 – 2014 елларда Филармониянең джаз-оркестрының баш дирижеры, 2014-2020 елларда дирижеры иде.
- Анатолий Василевский Татарстанда эстрада-джаз сәнгатендә иң авторитетлы белгечләрнең берсе иде.
- Актерлар йорты Щапов урамы, 37 нче йорт адресы буенча урнашкан.