Төмән өлкәсендә юкка чыккан Яңа Казанлы авылы урынына истәлек тактасы куярга җыеналар
Төмән татарларының «Яңарыш» сайтында «Яңа Казанлы авылы истәлегенә» дигән язма чыкты.
Яңа Казанлы авылы (Травные) 1918 елны барлыкка килгән. Канчәбер авылыннан көнчыгыш якка 11 чакрым ераклыкта Казанка күле буенда урнашкан. 1926 елны 29 йортта 169 кеше яшәгән. 1930 елларда «Яңа Казанлы» исемле колхоз оеша, 1951 елны Канчәбер авыл советының Микоян исемендәге колхозга кушыла. 1957 елны Новотроицк авыл советына керә. 1962 елда 122 кеше яши, башлангыч мәктәптә 14 бала укый. 1973 елны 19 йортта - 71, 1991 елда 3 хуҗалыкта 5 кеше яши. Авылда 1990 елларда һичкем калмый. Хәзерге көндә Яңа Казанлы урынында берни калмаган, биналарның бер күпмесен күчерәләр, калганнарын янгын юк итә.
Истәлекне мәңгеләштерергә кирәк һәм 2023 елның җәендә авыл урынына Хәтер тактасы куярга, якташлар белән очрашу үткәрү мөһим. Битараф булмаган ярдәм кулы сузучы гражданнарны, Яңа Казанлыда яшәгән кешеләрне чакырабыз.
Рәсемдә: 1961 ел. Яңа Казанлы аз комплектлы мәктәп укытучысы – Риза Салаватуллин, укучылар: Рәшит һәм Рөстәм Салаватуллиннар, Искәндәр Сальманов, Рафил Гыйләҗев, Гашигулла Заһидуллин, Гөлфара Гыйзәтуллина, Әлфия Заһидуллина, Гөлсара Камалетдинова.
Язманы Түбән Тәүде районы Новотроицк авылыннан Александр Рыков язган, Диләфрүз Фәхретдинова тәрҗемә иткән.