Бүген Казанда юеш кар һәм бозлы яңгыр көтелә
23 һәм 24 ноябрьдә Татарстанда урыны белән кар, шул исәптән юеш кар, бозлы яңгыр һәм бозлавык көтелә. Юлларда кар көртләре һәм көчле бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Бу турыда синоптикларга сылтама белән Казан мэриясе кисәтә.
Казанда болытлы һава торышы көтелә. Көндез юеш кар һәм бозлы яңгыр фаразлана, урыны белән буран һәм бозлавык булачак. Көндез һава температурасы -3..-5 градус тәшкил итәчәк, дип фаразлый ТР Гидрометеорология үзәге.
24 ноябрь, пәнҗешәмбе көнне, синоптиклар болытлы һава торышы вәгъдә итә, шул исәптән юеш кар явачак, аерым районнарда бозлы яңгыр көтелә. Төнге һәм көндезге температура -2..-7 градус булачак. Юлларда кар көртләре һәм урыны белән көчле бозлавык булырга мөмкин.
25 ноябрь, җомга көнне, республикада аязучан болытлы һава торышы булачак, азрак кар яварга мөмкин. Төнлә -6..-11 градуска кадәр салкын булыр дип фаразлана. Көндез термометр баганалары -4..-9 градус күрсәтәчәк. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.