Казанда трамвайның түбәсе яна башлаган
Әлеге хәл бүген кичке сәгать җидедә «Париж Коммунасы урамы» һәм «Тукай мәйданы» трамвай тукталышлары арасында хәрәкәт иткәндә була. Трамвай түбәсендә янгын чыккан.
«Татар-информ»га шаһитлар сөйләгәнчә, трамвай салонына кинәт төтен тарала башлаган. Кондуктор шунда ук вагон ишекләрен ачып, барлык пассажирларны урамга чыгарган.
«Ут контакт үткәргеченең һәм трамвай пантографының бозлануы аркасында килеп чыккан, шуның нәтиҗәсендә электр дугасы барлыкка килгән һәм пантограф тартмасы яна башлаган», – дип аңлаттылар «Метроэлектротранс» оешмасы матбугат хезмәтендә.
Зыян күрүче булмаган. Янгынны трамвай экипажы сүндергән.