Зәй районы башлыгы «Казан Экспо»да мобилизацияләнгән егетләр белән очрашты
Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге делегация «Казан Экспо»да мобилизация буенча чакырылган егетләр янында булды. Егетләргә Зәйдән алып киленгән гуманитар ярдәм тапшырылды.
Очрашуда шулай ук район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе Сергей Хватков, кораллы көчләр ветераны Валентин Атласов, яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин катнашты. Бу хакта «Зәй офыклары» хәбәр итә.
Район башлыгы егетләрнең сорау гозерләрен тыңлады, «аларны хәл итү юлларын барлаячакбыз», диде. Якташ егетләр үзләреннән район халкына, җитәкчелеккә рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Сез көтегез! Тиздән җиңү белән әйләнеп кайтырбыз!» - диләр.