Баулыдагы күргәзмә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең юбилеена багышланды
Баулының Туган якны өйрәнү музеенда «Гасырлар аша» дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә төрле милләттән булган 33 рәссамның эшләре урын алды. Күргәзмә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүгә 1100 ел тулуга да багышланды. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итә.
Күргәзмә ачылышы балалар сәнгать мәктәбенең Айгөл Вәлиуллина җитәкләгән «Камертон» скрипкачылары ансамбле чыгышы белән башланып, музейның фәнни хезмәткәре Кадрия Гыймазованың кереш сүзе белән дәвам итте. Килгән кунаклар арасында Татарстан рәссамнар берлеге вәкиле, танылган рәссам Камил Ибраһимов та бар иде. Ул республиканың рәссамнар берлегенең сәламләү сүзләрен җиткерде, күргәзмә тарихы хакында сөйләде.
Күргәзмәгә килгән кунакларны мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Моратова да сәламләде. Ул рәссам Камил Ибраһимовка рәхмәт сүзләрен җиткерде, Рәхмәт хаты тапшырды.
«Сез ил буйлап, шул исәптән Баулыда да зур эшләр башкарасыз. 2022 нче елда безнең Туган якны өйрәнү музеенда «Чистай: Яңарыш» һәм «Гасырлар аша» дип исемләнгән күргәзмәләрне оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм күрсәттегез, Баулы шәһәре башкаладан ерак урнашуга карамастан, баулылар рәссамнар берлеге эше нәтиҗәсендә, югары сәнгать әсәрләре белән танышып, рәссамнар белән һәрдаим очрашып тора», – диде ул.
Баулыда яшәүче, укытучы ветеран Әнисә Биктимерова да килгән кунакларга, рәссамнарга рәхмәтен әйтте. Ул истәлек итеп, бер гасырлык тарихы булган борынгы ашъяулык бүләк итте. Ә ашъяулыкка куеп күчтәнәч тапшырды. Әнисә апа өлкән яшьтә булуына карамастан, музейда оештырылган бер генә күргәзмәне дә читләп үтми.
«Гасырлар аша» дип исемләнгән күргәзмә белән баулылар бер ай дәвамында хозурлана ала.