Татарстанда ике машина кара-каршы бәрелешкән, бер кеше һәлак булган
Бүген Татарстанның Мөслим районында юл-транспорт һәлакәтендә бер ир-ат үлде, дип хәбәр итә республика Дәүләт автоинспекциясе.
Якынча ачыкланганча, «Нива» шоферы каршы як полосага чыккан. Анда ул «Лада» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән. Көчле бәрелүдән машиналар як-якка киткән.
«Нива» йөртүчесе шунда ук үлгән. «Лада» машинасының йөртүчесе имгәнгән, аны хастаханәгә озатканнар.
Юл-транспорт һәлакәте сәбәпләре ачыклана.