Татарстанда ут бетеп торган барлык торак пунктларга электр энергиясе тоташтырылган
«Челтәр компаниясе» мәгълүматлары буенча, бүген кичке сәгать алтыда Буа һәм Чүпрәле районнарының электр энергиясез калган торак пунктларына электр уты бирелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Элегрәк «Татар-информ» республиканың 37 торак пунктында һава торышы начарланган вакытта электр энергиясе өзелгәнлеген хәбәр иткән иде.