Чаллыда төзелештә эшләүче ир-ат дүртенче каттан егылып төшеп һәлак булган
18 ноябрьдә Чаллыда торак йорт төзелеше мәйданчыгында 56 яшьлек эшче һәлак була. Тикшерү версиясе буенча, ул ташчы булып эшләгән һәм төзелешнең дүртенче катында кирпеч салган. Шул ук вакытта ул саклану каешын эләктермичә эшләгән булган.
Бер мизгелдә эшче тигезлекне югалткан һәм егылып төшкән. Ул берничә сәгатьтән соң хастаханәдә үлгән.
Төзелештә иминлек кагыйдәләрен бозу маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Гадәттән тыш хәлнең барлык шартлары да билгеләнә, дип хәбәр итте ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.