Рөстәм Миңнеханов Бакуда Гейдар Алиев каберенә чәчәкләр салды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бакуда Азәрбайҗан милли лидеры Гейдар Алиев каберенә барды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Азәрбайҗан Республикасының гомуммилли лидеры Гейдар Алиев каберенә венок һәм хатыны Зарифа Алиева каберенә чәчәкләр салды. Шулай ук делегация «Мәңгелек ут» комплексына венок салып, һәлак булганнарны искә алды», – дип сөйләде Галимова.
Республика җитәкчесе дүшәмбедән Азәрбайҗанга эш сәфәре белән килде. Элегрәк ул Президент Илһам Алиев белән очрашты.