Әлмәттән меңгә якын укучы фән буенча остаханәләрдә катнашты
Агымдагы елда Әлмәт дәүләт нефть институты тәүге тапкыр «NAUKA 0+» Бөтенроссия фестивален үткәрү мәйданчыгы булу хокукын алды. Шулай итеп, нефтьчеләр каласы Россиянең төрледән-төрле чаралар үткәрелә торган 200 шәһәренә кушылды. Әлмәттән 5-11 нче сыйныфларда укучы 900 егет һәм кыз лекторий һәм мастер-классларда катнашты.
Сентябрьдән ноябрьгә кадәр әлеге фестиваль кысаларында илебезнең төрле почмакларыннан 2 миллионнан артык бала күргәзмә, лаборатория, фәнни квест, экскурсиядә һәм башка бик күп чараларда катнашты. Алар өчен фән чын мәгънәсендә якты киләчәккә алып бара торган берләштерүче көчкә әверелде. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.
24-25 ноябрьдә фестиваль кысаларында нефть институты базасында лекторий - ясалма интеллект, альтернатив энергия чыганаклары, хәзерге дөньяда автоматлаштыруның роле һәм башка шундый темаларга институт галимнәре белән тугыз очрашу узды.
Программаның актив өлешендә мәктәп укучылары 3D-модельләштерү, альтернатив энергетика буенча схемалар, суны транспортлау линияләрен җыю буенча мастер-классларда булдылар, шулай ук минераллар күргәзмәсен карады, викторинада һәм уенда катнашты.
Чараның максаты - аңлаешлы һәм үтемле тел белән фәннең нәрсә икәнен, фәнни эзләнүләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуын һәм хәзерге заман кешесенә нинди перспективалар ачуын аңлатып бирү.
«Nauka 0+» фестивален ачуда «Татнефть» ААҖнең корпоратив культураны үстерү һәм яшьләр сәясәте бүлеге башлыгы Евгений Гаврилов катнашты.