Татарстанда торак тапшыру планы 12,2 процентка арттырып үтәлгән
Татарстан торак тапшыру буенча 2022 елга куелган планны сизелерлек дәрәҗәдә арттырып үтәде – бүгенге көнгә булган мәгълуматлардан күренгәнчә, 12,2 прорцентка.
Моннан тыш, төбәк, 3 миллион 892 мең квадрат метр яңа торак тапшырып, Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгының максатчан күрсәткеченә җитте, дип сөйләде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә республиканың Төзелеш министрлыгы җитәкчесе урынбасары Алексей Фролов. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Иң зур күләмнәр гадәттәгечә шәхси торак төзелешендә теркәлә – 2 миллион 239 мең квадрат метр, күпфатирлы инвестицион торак сегментына 747 мең квадрат метр туры килә, социаль ипотекага – 105,8 мең квадрат метр.
Хәзерге вакытта республикада ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы тәмамланып килә. Соңгы мәгълүматларга караганда, планлаштырылган 600 торак бинаның 565е Татарстан милкенә алынган, тагын утыз бишенә Дәүләт торак фонды хокукы теркәлә.
Моннан тыш, инфраструктура төзелеше һәм иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча 15 республика программасы 99,6 процентка үтәлгән. Алар кысаларында Татарстан Республикасы буенча 231 объект төзелде.
Медицина учреждениеләрен төзү программасы кысаларында соңгы ике объект тапшырылды. Узган ике атнада Арчада гомуми практика табибы офисы һәм Апас районында патологоанатомия бүлеге ачылды.
Татарстанда илкүләм проектлар һәм төзелеш өлкәсендәге дәүләт программалары буенча эшләр 94,6 процентка үтәлгән.