«Белем җәүһәрләре-2022» бәйгесенең Гран-приена «Шаян ТВ» телеканалы лаек булды
XIII Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» татар интернет-проектлары бәйгесенең Гран-при бүләгенә - «Җәүһәрләрнең җәүһәре» исеменә «Шаян ТВ»телеканалының рәсми сайты лаек булды.
Бүген бәйге җиңүчеләрен «Пирамида» сараенда бүләклиләр.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Гарипов Гран-при иясен министр Илсур Һадиуллин исеменнән тәбрикләде. Ул телеканалның 2018 елда барлыкка килгәнен искәртте. «Яшь буынны тәрбияләүдә телеканалның роле искиткеч зур», – дип билгеләп узды.