Мишустин хезмәт базарына ярдәм чараларын 2023 ел ахырына кадәр озайтты
Хөкүмәт 2023 ел ахырына кадәр Көнбатышның Россиягә карата керткән санкцияләре шартларында хезмәт базарына ярдәм итү һәм эшсезлекне кисәтү чараларын озайта. Карарны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
Эш бирүчеләргә эштән азат ителү куркынычы астында булган гражданнар өчен вакытлыча эш урыннары булдырырга, шулай ук яңа эшкә урнашу өчен хезмәт биржасында теркәлгән кешеләр өчен түләүле җәмәгать эшләрен оештырырга һәм эштән азат ителү куркынычы астында булган предприятие хезмәткәрләренә һөнәри белем бирүне оештырырга ярдәм итә торган механизм турында сүз бара.
«Эш бирүчеләрнең бу юнәлешләрдәге чыгымнарын дәүләт өлешчә каплый», – диелә документка аңлатма язуында.
Мәсәлән, мондый хезмәткәрләрнең хезмәт хакын түләү һәм аларның эш урыннарын матди-техник җиһазлау чыгымнары компенсацияләнә. Ярдәм чараларын озайту ярдәмендә киләсе елда 176 меңнән артык кешене вакытлыча эшкә урнаштырачаклар. Әлеге чараларга федераль бюджеттан 12,8 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк.