Минзәлә театрының өч артисты армиягә китә
![Минзәлә театрының өч артисты армиягә китә](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2022/12/18/6f5a1723b5e839abb52b5c66913bccb0.jpeg)
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт драма театрының өч яшь актеры көзге чакырылыш кысаларында армиягә китә. Алар – Азат Җиһаншин, Нурлан Шәехов һәм Руслан Абзалов.
«Шәһри Казан» газетасына театр директоры Илнур Гайниев сөйләгәнчә, егетләр республиканың төрле районнарыннан, әмма аларны армиягә театрдан озатырга булганнар.
«Безнең яшь артистлар шактый уңышлы чыгыш ясыйлар, коллективка тиз кереп киттеләр. Шуңа күрә армиягә озату кичәсен Минзәләдә оештырырга булдык. Егетләрнең якыннарына һәм туганнарына ихлас сүзләребезне, теләкләребезне җиткердек, аннары хәрби комиссариат янында җыелдык. Казанга безнең театр автобусында бардык. Егетләребез үзләрен гастрольләрдә кебек хис итеп, армиядән исән-сау матур гына әйләнеп кайтсыннар дигән символик мәгьнә бирергә тырыштык. Безнең артистларның яхшы хезмәт итәчәгенә бер тамчы да шигебез юк», – диде Гайниев.