Россия Президенты 16 ноябрьне Самбо көне итеп раслады
2023 елның 16 ноябрендә Россиядә Самбо көнен билгеләп үтәчәкләр. Бу указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.
Документта билгеләп үтелгәнчә, истәлекле дата әлеге спорт төрен популярлаштыру һәм үстерү максатларында билгеләнгән. Указ бүгенге көннән үз көченә керә.
Самбо - 1966 елдан халыкара булган спорт һәм гамәли көрәш төре. 1920-1930 елларда Василий Ощепков, Виктор Спиридонов һәм Анатолий Харлампиев җитәкчелегендә дзюдо, джиу-джитсу көрәшенә нигезләнеп эшләнгән. 1935 елда Мәскәү беренчелеге уза - бу спорт төре буенча беренче рәсми ярыш, 1939 елдан СССР чемпионатлары уздырыла.