Ирада Әюпова Казан циркында гыйбадәт бүлмәсе ачылу хәбәрен шәрехләде
ТР мәдәният министры Ирада Әюпова мәдәният учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре ачылуын ирек элементы дип бәяләде.
Мәдәният министрының мәдәни елны йомгаклап журналистлар белән үткәргән очрашуында Казан циркында гыйбадәт бүлмәсе ачылуына бәйле сорау яңгырады. Моңа җавап итеп Ирада Әюпова: «Без төрле максатчан аудиториянең ихтыяҗын истә тотарга тиеш. Казан циркында гына түгел, гыйбадәт бүлмәләре бөтен җирдә бар – аэропортта да, театрларда да», диде.
Ул гыйбадәт бүлмәләре ачылуы мәдәният учреждениеләренең эшчәнлек концепциясен үзгәртүгә бәйле булуын әйтте. Мәдәният учреждениеләренең программасы баетылып, көн тәртибе көн дәвамына сузылырлык итеп үзгәртелә башлаган.
«Мәдәният учреждениесе кешенең вакытын уздыра торган өченче урыны булырга тиеш. Казан циркы ул тамаша гына түгел, лекторийлар да, мәсәлән. Ислам динен тотып яши торган гаилә циркка килгән икән, бу гаиләгә без намаз уку мөмкинлеге тудырырга тиешбез», дип дәвам итте министр.
«Бу толерантлык кына да түгел, бу бергә яшәү культурасы. Мондый бүлмә булуы кемгәдер комачаулый дип уйламыйм», дип нәтиҗә ясады Ирада Әюпова.
Мәдәният министрының журналистлар белән мәдәни ел йомгакларына багышланган очрашуы «Искусство жить» мәдәни-мәгърифәти пространствосында үтте.