Миңнеханов Көектәге яңа амбулаториягә: Цифрлы технологияләр мөмкинлеген кулланырга кирәк
Бүген Питрәч районы Көек авылында яңа сәламәтлек саклау учреждениесе ачылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов анда цифрлы технологияләрне кулланырга кирәк булуын әйтте.
Рөстәм Миңнехановның журналистлар белән очрашуы вакытында Көектәге тантанадан онлайн элемтәгә чыктылар.
«Объект әзер», – диде сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков. Амбулатория «Сәламәтлек саклауның беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча төзелгән.
«Амбулатория профессионаллар белән тулыландырылган булырга тиеш. Медицина учреждениеләре цифрлы технологияләрнең мөмкинлекләрен кулланырга тиеш», - диде ул.
Амбулатория мөдире Президентка рәхмәт сүзләрен әйтте. «Халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Без халыкка медицина ярдәме күрсәтергә әзер», - диде ул.
«Хәерле сәгатьтә матур итеп эшләргә насыйп булсын!» – дип теләде Президент.