Татарстанда буран көтелә
Иртәгә, 29 декабрьдә, чираттагы циклонның атмосфера фронты йогынтысында Татарстанда карлы һәм уртача салкын һава торышы урнаша. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Көн болытлы булачак. Тәүлекнең караңгы вакытында урыны белән (Казанны да кертеп) бераз кар явачак, көндезге сәгатьләрдә кар республиканың бөтен территориясендә фаразлана, өстәвенә, урыны белән ул көчле булачак.
Төбәкнең кайбер урыннарда, шул исәптән аның башкаласында да, төнлә дә, көндез дә бураннар булырга мөмкин, кыска вакытлы — ерактан күренүчәнлек 1000 метрга кадәр һәм аннан да азракка кадәр кими, дип кисәтә синоптиклар.
Көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Юлларда бозлавык саклана, көндезге сәгатьләрдә юлларның кайбер урыннарында кар көртләре җыелачак.
Метеорологлар мәгълүматлары буенча, төнге сәгатьләрдә Татарстан буенча һава температурасы -6..-11 градус, ә түбән урыннарда -14 градус (Казанда -9..-11 градуска кадәр) тәшкил итәчәк. Тәүлекнең якты вакытында һава -4..-9 градуска кадәр җылыначак (Татарстан башкаласында — -5..-7 градус).