Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 72 очрагы ачыкланган
Стопкоронавирус.рф порталында хәбәр ителгәнчә, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 72 очрагы расланган. 31 пациент хастаханәгә озатылган.
138 кеше савыккан, үлем-китем очраклары теркәлмәгән.
Россиядә узган тәүлектә коронавирус инфекциясенең 6146 очрагы ачыкланган. 1065 кеше хастаханәгә озатылган, 7815 пациент терелгән, 56 кеше вафат булган.