Казанда ЮХИДИ бүлекләренең Яңа ел бәйрәмнәрендәге эш графигы билгеле
Казан Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренең Яңа ел бәйрәмнәрендәге эш графигы билгеле.
Айдаров урамы, 24нче йорт; Иовлев урамы, 1/9нчы йорт; Һади Такташ урамы, 73нче йорт һәм Мамадыш тракты, 8 нче йорт адреслары буенча урнашкан ЮХИДИ район бүлекчәләре 2022 елның соңгы көнендә юл-транспорт һәлакәтләренә бәйле эшләр белән шөгыльләнмәячәк. Гражданнарны кабул итү 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр уздырылачак.
1-2 гыйнвар, шулай ук 7-8 гыйнварларда бүлекләр эшләмәячәк. 2023 елның 3-6 гыйнварларында гражданнарны 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр.
Оренбург трактында 5 нче йортта һәм Тэц урамындагы 5 йортта урнашкан техник күзәтчелек һәм автомототранспорт чараларын теркәү бүлекләре 31 декабрьдә бер сәгатькә кимрәк эшли. 2023 елның 1-2 гыйнварлары – ял көннәре, ә инде 3 гыйнвардан бүлекләргә гадәти график буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.
Автомобильне Себер һәм Оренбург трактларында «КАН-Авто» автосалоннарында 31 декабрьдә кичке алтыга кадәр теркәргә мөмкин булачак. 1-2 гыйнвар – ял көннәре, 3 гыйнвар көнне салоннар кичке алтыга кадәр эшли.
Декабристлар урамы, 96нчы йорт адресы буенча урнашкан «ТТС» автосалоннарында һәм Җиңү проспекты, 194нче йорттагы бүлекләр 1-7 гыйнварда эшләмәячәк.
Җиңү проспекты, 214 йорттагы күп функцияле үзәктә теркәү пункты 31 декабрьдә гадәти режимда эшли, 1-7 гыйнвар – ял көннәре.