Мөхәммәтшин: Татарстан җитәкчесе вазифасының атамасына бәйле мәсьәлә тиздән хәл ителәчәк
Татарстан җитәкчесе вазифасының яңа атамасы турындагы барлык процедуралар 2023 елның гыйнвар-февраль айларында төгәлләнәчәк. ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип белдерде.
«Илдә һәм Татарстанда барлыкка килгән бүгенге шартларда «Бердәм Россия» партиясе берләштерүче рольне үти. Күп кенә сәяси партияләр (аларның кайберләре оппозициядә тора) дә Татарстан Конституциясендәге үзгәрешләр буенча тавыш биргәндә милли лидер тирәсенә берләшүнең мөһимлеген аңлады. Һәм алар бу адымга барды. Гыйнвар-февраль айларында без бу мәсьәләне тулысынча хәл итәчәкбез, республика җитәкчесе Глава – Рәис дип аталачак. Россия Президенты матбугат секретареның социаль челтәрләрдәге безгә хәерхаһлык күрсәткән мәгълүматын барысы да күргәндер. Ул республика закон чыгару органының карарын хөрмәт итәргә кирәк, диде. Күпләр бу шартларда берәр субъектның «аяк чалганын» көтә, әмма без моңа юл куймадык», - диде Мөхәммәтшин.
Элегрәк Татарстан Дәүләт Советы ТР Конституциясенә республика җитәкчесе вазифасының атамасына кагылышлы төзәтмәләрне кабул иткән иде. Әлеге норма Татарстанның яңадан сайланган лидерларына карата кулланылачак, Рөстәм Миңнеханов исә вәкаләтләр срогын ТР Президенты статусында башкарып бетерәчәк.