Казан телеманарасы Яңа ел бәйрәмнәре вакытында яктылык инсталляциясе тәкъдим итәчәк
31 декабрьдә Казан телеманарасы Яңа елга багышланган бәйрәм утларын кабызачак. Яктылык инсталляциясе казанлылар һәм шәһәр кунакларын 8 гыйнварга кадәр шатландырып торачак. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.
«Яңа ел бәйрәмнәрендә, 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр, Казан телеманарасында бәйрәм утлары кабыначак. Яктылык инсталляциясен 15.00-23.00 сәгатьләрдә күзәтеп булачак, ә 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә ул 01.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк», - диелә хәбәрдә.
Казаннан тыш, Яңа ел сценарийларын Благовещенск, Брянск, Воронеж, Грозный, Екатеринбург, Кострома, Назрань, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Пермь, Ростов-Дон, Саранск, Саратов, Тамбов, Тула, Чиләбе һ.б. шәһәрләрдәге телевышкаларда да күзәтеп булачак. Останкино телеманарасы мәскәүлеләрне махсус видеоролик күрсәтеп Яңа ел белән котлаячак.